Узган атна ахырында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Кече Елга авылында ветеринария табиблары гаиләсе район ветеринария берләшмәсенең эшкуарлык эшчәнлеге акчаларына төзелгән йортка күченде. Шунда ук яңа модуль-блок ветеринария пункты ачылды.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы АлмазХисаметдинов, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов һәм башкалар катнашты.
«Республикада модуль участок ветеринария пунктларын төзү программасы бик кирәкле һәм әһәмиятле, –дип билгеләп үтте район башлыгы Михаил Афанасьев. – Квалификацияле кадрлар җитешмәгәндә, аларны торак белән тәэмин итеп кызыксындыру бик мөһим. Бу мәсьәләне хәл итеп, без аның бүген нәтиҗәсен күрәбез».
Яңа йорттан ачкычлар Нәбиуллиннар гаиләсенә тапшырылды: Илнур – участок ветеринария табибы, ә Айгөл – ветеринария фельдшеры. Алар гаиләсендә өч бала үсә. «Монда саф һава, эшебез янәшәдә генә, балалар өчен дә күңел тыныч», – ди Айгөл.
Чарада катнашучылар йортны карап чыктылар, барлык кирәкле җайланмалар урнаштырылган ветеринария пунктын да карап алдылар. Модуль-блок ветринария пункты бинасында ветеринария даруханәсе, ясалма орлыкландыру кабинеты, манеж-операция һәм мөдир кабинеты бар.