Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының “Наҗар” ҖЧҖендә эре мөгезле терлекләр санын арттыруны планлаштыралар

2017 елның 28 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының “Наҗар” ҖЧҖендә эре мөгезле терлекләрне тоту шартлары елдан-ел яхшыра. 2015 һәм 2016 елларда хуҗалыкта сыер абзарларын капиталь ремонтлауның република программасы нигезендә ике терлекчелек комплексына ремонт ясалган. Хәзер терлек биналарында бозаулар өчен аерым урыннар һәм шулай ук аерым бозаулату бүлекчәсе бар.

Бүгенге көндә хуҗалыкта 430 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 150 баш савым сыеры.«Азыкны запас белән әзерләдек. Терлекләр рационында печән, сенаж, силос, яфрак азык, витаминлы өстәмәләр бар», – дип сөйләде хуҗалык белән идарә итүче Ирек Сабирҗанов.

“Наҗар” ҖЧҖ җитәкчелеге эре мөгезле терлекләр санын арттыруны планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International