Республиканың кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең хисап җыелышы узды

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Бүген Казанда Татарстан Республикасының кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең 2016 ел йомгаклары һәм агымдагы елга бурычлар буенча хисап җыелышы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Кулланучлар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов, ведомстволар, кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Җыелышны Марат Әхмәтов ачты. Аннары чыгышлар башланды.

«Татарстан Республикасының кулланучылар җәмгыятьләренең 2016 елдагы эшчәнлегенә йомгаклар һәм киләчәккә бурычлар турында”гы нотык белән Татарстан Кулланучлар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов чыгыш ясады.

«Кулланучылар коллективы өчен хисап чоры Татарстан Республикасы Кулланучылар җәмгыятьләре берлегенең 100 еллыгы һәм Россия кооперациясенең 185 еллыгы белән исәтәлекле булды», – дип билгеләп үтте нотыкчы.

Аның нотыгыннан күренгәнчә, кулланучылар җәмгыятьләренең гомуми эшчәнлек күләме 20,5 млрд. сум тәшкил итте. Ул соңгы биш елда тотрыклы үсеш алган районнарның кулланучылар җәмгыятьләрен атап китте. Кайбер районнарда, мәс., Югары Ослан, Минзәлә, Саба районнарында аларның эшчәнлеге кимегән.

2016 елда халыктан 7 млрд. сумлык продукция һәм чимал сатып алынган. Кулланучылар кооперациясечелтәре аша 9 млрд. сумнан артык продукция сатылган. Товар әйләнеше Менделеевск, Кукмара, Балык Бистәсе районнарының кулланучылар җәмгыятьләрендә арткан, күләмнәре кимегән районнар – Чистай,Югары Ослан, Саба һәм Минзәлә районнары. Районнарның кулланучылар җәмгыятьләре тарафыннан ел дәвамында 2625 млрд. сумлык продукция җитештерелгән.

«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан “Авыл кибете” республика максатчан программасы расланган иде, аның нигезендә 2017 елда 100 йортттан артыграк булган авыл торак пунктларында 53 блок-модуль кибетләр төзелергә тиеш», – дип хәбәр итте Мәхмүт Фәттахов.

Нотыкчы әйтүенчә, алга таба андый объектлар 75 һәм 50 йортлы авылларда да төзеләчәк.

«Ерак урнашкан, кешеләр саны аз булган авылларда махсус автомашиналарда сәүдә хезмәтен оештыру актуаль булып кала», – диде ул.

Татарстанның 507 торак пунктында күчмә сәүдә хезмәте күрсәтелә. Аларны кирәк булган барлык урыннарда оештыру өчен кулланучылар җәмгыятьләренә тагын 57 автолавка кирәк.

«Республиканың кулланучылар кооперациясенә мөһим бурыч йөкләнгән. Шуңа күрә, куелган бурычларны үтәгәндә, сез аларны зур җаваплылык хисе белән башкарырга тиеш, – диде Марат Әхмәтов, район кулланучылар җәмгыятьләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. – Үсәр өчен предприятиеләрнең базасы җитәрлек, мөмкинлекләр бар, әлегә алардан алар җитәрлек файдаланылмый гына».

Министр әйтүенчә, урыннарда төрле үсеш стратегияләрен эшләүче һәм гамәлгә ашыручы җитәкчеләр аз. Район кулланучылар җәмгыятьләре җитәкчеләренә үз карашларын үзгәртергә, мөстәкыйль үсеш ягын карарга кирәк, диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Марат Әхмәтов республика җитәкчелеге исеменнән район кулланучылар җәмгыятьләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм алдагы эшләрендә уңышлар теләде.

Чара азагында кайбер районнарның кулланучылар җәмгыятьләренә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Россия Федерациясе Үзәк кулланучылар берлегенең һәм Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International