Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында үзебезнең мелиорация техникасын җитештерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

2017 елның 25 гыйнварында Россия Федерациясенең мелиорация комплексын үстерү буенча даими эшләүче Совет утырышы узды. Утырышны Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов үткәрде.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Валерий Жуков, АПКның Волгоград һәм Саратов өлкәләре, Татарстан Республикасы төбәк идарә органнары вәкилләре, фәнни хезмәткәрләр, шулай ук авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре катнашты.

Татарстан Республикасында мелиорация программаларын гамәлгә ашыру һәм заманча «Казанка» су сиптерү машиналарын җитештерүне оештыру турындагы нотык белән “Татмелиоводхоз” идарәсе” ФДБУдиректоры Марс Хисмәтуллин чыгыш ясады. Ул, узган ел Татарстанда киң колачлы су сиптерү машиналарын җитештерү заводы төзелде һәм ул югары технологияле заманча станок җайланмалары белән җиһазланды, дип билгеләп үтте. Кыска вакыт эчендә конструкторлык документациясе әзерләнде,«Казанка» су сиптерү машинасы сынау узды һәм завод аны серияләп җитештерүгә кереште, дип сөйләде ул.

2016 елда барысы 14 су сиптерү машинасы әзерләнде һәм кырларга урнаштырылды. Бүгенге көндә заводзаказлар кабул итә. Машиналарны җирле җитештерү 70%тан артык тәшкил итә. Марс Хисмәтуллин сүзләренә караганда, завод елгв 100дән артык машина җитештерә ала.

«Казанка» су сиптерү машинасы бөртекле, кузаклы һәм техник культураларны, яшелчә һәм техник культураларны, күпьеллык үләннәрне һәм көтүлекләрне, шулай ук башка культураларларны сиптерү өчен билгеләнә. Техниканың бәясе чит илнекеләрнекенә караганда 30 – 35%ка арзанрак. Аның өстенлекләре –энергетик куәте югары булудан, мобиль, эконом, реверс хәрәкәтле булудан гвйбарәт. Машина сәгатьтелләре юнәлешендә дә, шулай ук кирегә таба да хәрәкәтләнергә мөмкин. Моннан тыш, бер гидранттан икенчесенә үзеннән-үзе күчү мөмкинлеге дә каралган.

Утырышта катнашучыларга заводның ничек эшләве һәм әзерләнгән су сиптерү машиналары турындафильм күрсәтелде.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан Татарстан мелиораторларыэшенә югары бәя бирелде һәм үзебезнең техниканы республикада гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләрендә дә мөмкин кадәр күбрәк кулланырга кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International