Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Урта Чаллы авылындагы «Нурлат сөте» ҖЧҖ бүлекчәсендә терлекләрне ашату технологиясенә зур игътибар бирелә. Монда 660 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 413 баш савым сыеры.
«Азык күп, аны ел ярымга җитәрлек итеп әзерләдек. Терлекләр рационында печән, силос, фураж, майлы культуралар сыгынтысы, яссылатылган кукуруз бөртеге, витаминлы өстәлмәләр бар, – дип сөйләде машина белән сыер саву остасы Нина Васильева. – Эш авыр түгел, чөнки фермада күп процесслар механикалаштырылган».
Бүлекчәдә яңа туган бозауларга бер айга кадәр ана сөте эчерәләр, аннары аны алыштыра торган аертылмаган сөт катнашмасы бирә башлыйлар. «Аертылмаган сөтне алыштыра торган катнашма составы буенча сыер сөтенә якын һәм анда бозаулар өчен кирәкле барлык витаминнар һәм минераллар бар», - дип сөйләде хуҗалыкның баш зоотехнигы Рамил Сираҗетдинов.
Бүгенге көндә монда 115 баш бозау бар, аларга бозау караучы Светлана Яковлева хезмәт күрсәтә.