Бу елның 27 февраленнән 3 мартына кадәр Мәскәүдә фермерлар һәм шәхси хуҗалык тотучылар өчен квалификация күтәрү курслары узачак. Курсларга килүчеләр алдында «Менеджмент һәм агробизнесның Россия инженерлык академиясе» ФДБМУ белгечләре чыгыш ясаячаклар.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы кушуы буенча әзерләнгән укыту программасы авылда кече бизнес булдыру һәм аны үстерү өчен субсидияләр алуга юнәлдерелгән «Яшь фермерларга ярдәм» программасында катнашырга теләүчеләргә ярдәм итү максатында эшләнгән.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (498) 6873751 телефоны аша яисә omrs@riama.ru электрон адресы буенчамөрәҗәгать итәргә мөмкин.