Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының “Тукай азык-төлек корпорациясе” АФ” ҖЧҖендә авыл хуҗалыгы техникасын һәм башка агрегатларны ремонтлау дәвам итә. Бүгенге көнгә монда 200дән артык сабан, 3 «МТЗ-1221» тракторы ремонтланган, шулай ук 10 культиватор, 3 кәтүк агрегаты, «Хорш» чәчү комплексы эшкә әзер.
Түбән Суыксу һәм Кувады авылларында эшләүче бригада составында, төп ремонтчылардан тыш, механизаторлар үзләре дә эшлиләр. Алар арасында Илгизәр Насыйбуллин, Фазыл Фатыйхов, КәримГалләмов, Рәис һәм Райнур Хөснетдиновлар һәм башкалар бар.
«Башкарыла торган эшләрнең сыйфатына зур игътибар бирәбез – ремонтланган техника чәчү вакытында ватылмаска тиеш. Машина-трактор паркы ремонтлау таләпләренә тулысынча туры килә, ә белгечләр өчен бөтен шартлар тудырылган. Монда тәҗрибәле кадрлар эшли», – дип сөйләде хуҗалыкның баш инженеры Руслан Лаврентьев.
Бүгенге көндә “Тукай азык-төлек корпорациясе” АФ” ҖЧҖендә язгы кыр эшләренә сыйфатлы әзерләнү, чәчү кампаниясен барлык технологик таләпләрне үтәп һәм кыска срокларда башкару өчен бөтен мөмкинлекләр бар, дип сөйлиләр шунда эшләүчеләр.