АПК предприятиеләрен ташламалы кредитлау программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе төбәкләре катнашында АПК предприятиеләрен ташламалы кредитлау программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов үткәрде.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, Николай Титов, Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, банклар вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Киңәшмә барышында АПКның төбәк идарә органнары вәкилләре чыгышлар ясадылар, алар авыл хуҗалыгы предприятиеләрен яңача субсидияләү тәртибен гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүмат бирделәр. Татарстан Республикасыннан нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады.

«Вәкаләтле банклар вәкилләре белән берничә очрашу уздырылды. Бүгенге көнгә Россельхозбанк һәм ВТБбанклары үзләренең баш офисларына заемщиклар реестрларын җибәрделәр, – диде Ришат Хәбипов. – Без шулай ук 2017 елга кредит ресурсларын җәлеп итү мәсьәләләрен чишү өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар белән киңәйтелгән киңәшмә уздырдык, 200дән артык предприятиенең икътисадчылары һәм бухгалтерлары өчен ташламалы кредитлау мәсьәләләре буенча укулар оештырдык».

Министр урынбасары сүзләренә караганда, быел республикада язгы кыр эшләрен башкаруга 20 млрд. сумнан артык акча кирәк, аларның яртысы диярлек заем акчалары булачак.

«Эш алга таба да Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм банклар белән тыгыз элемтәдә торып дәвам итәчәк», – дип, нәтиҗә ясады Ришат Хәбипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International