2017 елның 24 гыйнварыннан «ТИПКА» өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә язгы кыр эшләренең планнарын (технологик карталарын) эшләү буенча белгечләрне укыту оештырылды. Уку курслары районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, игенчелек буенча консультантлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, агрохолдинглар җитәкчеләре, агрономнары, КФХ башлыклары өчен оештырылды.
Беренче агымда Питрәч, Теләче, Чистай муниципаль районнары вәкилләре укыячаклар, 26 - 27 гыйнварда Баулы, Балтач, Кукмара, Тәтеш муниципаль районнары вәкилләре булачак. Башка районнар белгечләре курсларга график буенча киләчәкләр.
Укулар ике көнлек курслардан гыйбарәт (теоретик һәм практик өлешләр). Укырга килүчеләр курсларныңпрактик өлешендә, хуҗалыкларның финанс хәлен исәпкә алып, чәчүлекләрнең оптималь структурасын, авыл хуҗалыгы культураларының сортларын, яклау чараларын сайларга өйрәнәчәкләр.