Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында «Ак Барс Кайбыч» бүлекчәсендә эре мөгезле яшь терлекләрне салкын ысул белән үстерәләр

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Багай авылында урнашкан «Ак Барс Кайбыч» бүлекчәсендә эре мөгезле яшь терлекләрне салкын ысул белән үстерәләр. Бүгенге көндә монда 125 бозау исәпләнә. Аларны терлекчеләр Рәмзия Тазова һәм Фәридә Хөсәенова карый.

«Рәмзия белән бергә өч елдан артык эшлибез инде, – дип сөйләде Фәридә Хөсәенова. – Бозауларны өч айга кадәр карыйбыз. Көнгә өч мәртәбә төрле өстәмәләр белән баетылган катнаш азык, печән, ботаклы азык, җылы су кушып ясалган коры сөт бирәбез. Ветеринария табибы һәркөнне бозауларның сәламәтлеген тикшерә, тиешле прививкаларны ясый».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International