Хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә 2016 ел йомгаклары буенча иң яхшы эшкә республика авыл хуҗалыгы оешмалары арасында смотр-конкурста катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә.
Конкурс ел саен уздырыла. 2015 ел йомгаклары буенча тармакның яң яхшы 9 предприятиесе җиңүчеләр булып танылган иде, алар махсус дипломнар һәм хезмәтне саклау буенча норматив-техник әдәбият, махсус кием, махсус аяк киеме һәм янгын сүндерү инвентаре сатып алуга сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Смотр-конкурста катнашуга гаризаларны Aidar.Salahov@tatar.ru электрон адресына PDF форматында урнаштырырга һәм гаризаларның оригиналын почта аша җибәрергә яисә китереп тапшырырга кирәк.
Игътибар! Татарстан Республикасы муниципаль районында Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча координация советы рәисе имзасыннан башка тапшырылган гаризалар смотр-конкурста катнашуга алынмый.