2017 елның 15 - 17 февралендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә Идел буе агрофорумы узачак, ул ул «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 20 нче юбилей халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» 17 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерә. Әлеге чара ел саен Ежегодно авыл хуҗалыгы тармагындагы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу, яңа эшлеклк элемтәләр урнаштыру, үз продукциясен күрсәтү, шулай ук инвесторларны җәлеп итү белән кызыксынучы агробизнес вәкилләрен бергә җыя.
Форум эше эшлекле программага корылган, аның кысаларында уздырыла торган төп чараларның берсе - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2016 елгы эшенә йомгаклар ясау һәм 2017 елга АПКны үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру” темасына киңәйтелгән утырышын үткәрү, шулай ук игенчелек, терлекчелек тармакларын үстерү, республика агросәнәгать комплексын механикалаштыру мәсьәләләре буенчасеминарлар һәм мастер-класслар үткәрү карала.
Форумда барлык илләрдән 210нан артык прдеприятие катнаша. Күргәзмәләрдә Россия, Белоруссия компанияләре вәкилләренең, Германия, Латвия, Норвегия, Польша, Палестина, АКШ, Украина һәм Швейцария компанияләре вәкилләренең продукциясен һәм соңгы еллардагы казанышларын күрергә мөмкин булачак.
Форумның экспозициясе гадәттәгечә АПКның барлык тармакларын чагылдырачак. Катнашучылар стендларында Россиядә һәм башка Европа илләрендә җитешерелгән авыл хуҗалыгы техникасы, аларга җайланмалар һәм запас частьләр; азык һәм азык өстәмәләре; үсемлекләрне химик яклау чаралары һәм ашламалар; авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, төргәкләү һәм сортларга аеру җайланмалары; азык-төлек продуктлары һәм башкалар булачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы»ның күмәк экспозициясен күрсәтәчәк, ул «Икътисад», «Фән, кадрлар», «Үсемлекчелек», «Терлекчелек», «Механизация» кебек бүлекләрне үз эченә ала.
2 нче павильонда Татарстанның эре эшкәртү һәм азык-төлек предприятиеләренең продукциясе белән танышырга мөмкин булачак, ул сөт, ит һәм май төркемнәренә бүленеп урнаштырылачак. Күргәзмәгә үз продукциясен «Просто молоко» ИК” ҖЧҖ, “Майский” ТК» ҖЧҖ, «Чаллыы-Бройлер» ҖЧҖ, «Нәфис-Биопродукт» ААҖ, «3 нче икмәк заводы» ААҖ, «Данон Россия» АҖ, «Эссен продакшн АГ» ЯАҖ,Татарстан Республикасының Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге һәм башкалар алып киләчәк.
Форумга килүчеләрнең Татарстан Республикасы һәм Идел буе төбәкләренең агросәнәгать комплексы казанышлары белән танышу гына түгел, ә аларның фермер хуҗалыклары ярминкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу мөмкинлеге дә булачак.
Идел буе агросәнәгать форумы катнашучыларга тармак белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнар, ветеринарлар, зоотехниклар, агробизнес вәкилләре, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы өчен җайланмалар уйлап табучылар һәм җитештерүчеләр белән турыдан-туры элемтәләр урнаштыру өчен менә дигән мөмкинлек бирә.