Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районыннан шәхси эшкуар Ринат Хәмидуллин үзенең алты теплицасының берсендә яшел суган уңышын җыя башлады. Объект Александровский поселогы янәшәсендә урнашкан.
«Һәркайсының мәйданы 600 кв. м булган алты теплица төзүне планлаштырабыз. Гомуми мәйданы 3600 кв. м булачак. Чәчүне елга ике мәртәбә башкарабыз, чөнки без стеллажлар кулланабыз, – дип сөйләде Ринат Хәмидуллин. – Теплицаны урнаштыру технологиясе катлаулы түгел. Агач каркас арасында һава “мендәре” калдырыла – Төркиядә эшләнгән ике-өч катлы пленка тарттырыла. Өстән агроспан беркетелә: ул түбәдән теплицага су агып төшүдән саклый. Мондый конструкция җылыны әйбәт саклый. Суган сабагы яшел булсын өчен температураны 10 градуска киметәбез, ә тизрәк үссен өчен 19 градуска кадәр арттырабыз. Теплица күмер һәм утын белән ягыла»