Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Восток» ҖЧҖендә терлекчелек продукциясе җитештерү темпларын арттыралар

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Восток» ҖЧҖендә терлекчелек продукциясе җитештерү темпларын арттыралар. Монда эре мөгезле терлекләр саны 1814 баш исәпләнә, шул исәптән 600 баш – савым сыеры. Көнгә 14,5тоннага якын сөт җитештерелә.

«Без нәсел һәм орлыкланыдыру эшен дәвам итәбез, – диде хуҗалык җитәкчесе Алексей Леонтьев. – Узган ел яссылатылган бөртекле ашлык өчен ике баз, ике силос траншеясы төзедек, бозаулар өчен билгеләнгән бинага ремонт ясадык».

Хуҗалыкта эре мөгезле терлекләрнең сакланышына, алар өчен азык рационнары төзүгә зур игътибар бирелә.

«Бер эш көнендә ясаган хатаны төзәтү өчен бөтен бер квартал кирәк, – дип сөйли “Восток” ҖЧҖенең башветеринария табибы Радик Герасимов. – Без барлык прививкаларны вакытында ясыйбыз һәм терлекләрнең саулыгына бәйле барлык чараларны күрәбез. Коллектив бик әйбәт, бер-беребезне аңлап, дус, тату эшлибез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International