Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы аграрийлары 2017 елгы язгы кыр эшләренә әзерләнәләр

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы аграрийлары 2017 елгы язгы кыр эшләренә әзерләнәләр. Бүгенге көнгә районда 4,6 мең тонна ашлама тупланган, ягъни һәр гектарга 65,1 кг (көздән кертелгән ашламаны да санаганда).

Иң күп запас туплаучылардан: «Сафиуллова Р.Г.» КФХ (гектарга – 153,8 кг),“Колос” (Башак”) агрофирмасы» ҖЧҖ – (127 кг), «Бакрчи» (Бакырчы)” ҖЧҖ – (110 кг), «Новая Заря» (“Яңа таң”) ҖЧҖ – (80 кг), «Казаков С.М.» КФХ – (87 кг), «Авангард» ҖЧҖ – (74 кг), «Содружество» (“Бердәмлек”) ҖЧҖ – (70 кг).

«Заһидуллин Р.М.» КФХында, “Нур” агрофирмасы” ҖЧҖендә, «Содружество» (“Бердәмлек”) ҖЧҖендә, «Новая Заря» («Яңа таң”) ҖЧҖендә, “Колос” (Башак”) агорофирмасы» ҖЧҖендә һәм «Бакрчи» (Бакырчы)” ҖЧҖендә ашламалар кайтару дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International