Республикада 2017 елгы чәчү кампаниясен уздыруга кредит ресурсларын җәлеп итү мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәләре тәмамланды

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2017 елгы чәчү кампаниясен уздыруга кредит ресурсларын җәлеп итү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар мәсьәләләре буенча урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Марат Низаметдинов,районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, агросәнәгать комплексы предприятиеләренең баш бухгалтерлары, банклар вәкилләре катнашты.

«2016 елга АПК авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-икътисадый эшчәнлегенә йомгаклар һәм 2017 елга бурычлар» темасына нотык белән министр урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады. Ул чарада катнашучыларның игътибарын авыл хуҗалыгы җитештерүенең үсеш темпларын, хезмәт җитештерүчәнлеген саклап калу һәм авыл хуҗалыгы оешмаларының акчалата керемен арттыру мәсьәләләренә юнәлтте.

Семинар барышында шулай ук банклар вәкилләре чыгыш ясадылар, алар аграрийлар өчен кредит программалары һәм аларны бирү шартлары турында сөйләделәр.

Шундый зона семинарлары Татарстан Республикасының Әлмәт һәм Тукай муниципаль районнарында да узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International