Татарстанда 340 сыер абзарына капиталь ремонт ясау планлаштырыла

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстанда быел 340 сыер абзарын капиталь ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта бүген “Татар-информ” МАында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестицион сәясәт һәм максатчан программалар бүлеге башлыгы Илдар Гафуров сөйләде.

Республика бюджетында бу максатлар өчен 470,6 млн. сум акча каралган. Спикер сүзләренә караганда, агымдагы елда шулай ук 204,4 млн. сумга 127 силос-сенаж траншеясы төзү планлаштырыла. Шул исәптән 61,3 млн. сум Татарстан Республикасы бюджетыннан биреләчәк.

Илдар Гафуров, терлекчелек биналарына капиталь ремонт ясау һәм силос-сенаж траншеялары төзү программасы республикада 2014 башлап гамәлгә ашырыла, дип искә төшерде. Шушы өч елда 830 сыер абзарына капиталь ремонт ясалган, аның гомуми суммасы 4,5 млрд. сумнан артык (1,2 млрд. сум Татарстан Республикасы бюджетыннан кергән).

«Гадәттә сыер абзарлары бездә 100 һәм 200 башка исәпләнгән. Республика бюджеты акчалары исәбеннән ремонт бәясенең 30 проценты компенсацияләнә, әмма чыгымнар 1,5–2 миллион сумнан артмаска тиеш», –дип аңлатып китте Илдар Гафуров.

Ремонт ясалган сыер абзарлары саны буенча тырышлык күрсәткән районнар арасында: Балтач (59), Саба(52), Минзәлә (42), Арча (40), Әтнә (39), Азнакай (30) һәм Актаныш районнары (30).

«Әлеге программа киләсе елга да эшләр дип уйлыйм, чөнки безнең ремонтлыйсы объектлар күп әле. Яртыс диярлек кенә әле тремонтланды. Әгәр республика шул күләмдә акча бирсә, ике ел эчендә сыер абзарларын ремонтлап бетереп булыр иде», – дип ассызыклады Илдар Гафуров.

Моннан тыш, аның әйтүенчә, өч ел эчендә 748 млн. сумлык 411 силос-сенаж траншеясы тиөзелгән (Татарстан бюджетыннан 184 млн. сум бирелгән). Кукмара районында 40 шундый объект төзелгән, Сабада – 27, Балтачта – 25, Әтнәдә – 21, Актаныш һәм Биектау районнарында – 20шәр.

«Финанслау схемасы болай: 30 процент – республика исәбеннән, калганы – авыл хуҗалыгы предприятиеләре акчаларына, – дип, сүзен йомгаклады спикер. – Мондый объектларга ихтыяҗ бөтен районнарда бар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International