Министрлыкта “Көрәш” татар-башкорт милли спорт ярышы федерациясе президиумы утырышы узды

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Көрәш” татар-башкорт милли спорт ярышы федерациясе президиумы утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә барды.

Утырышта федерациянең башкарма директоры Равил Хәйруллин, федерация прзидиумы әгъзалары катнашты.

Равил Хәйруллин, гомумән алганда, ел уңышлы узды, дип билгеләп үтте. «Татарстан көрәшчеләре төрле ярышларда үзләрен лаеклы күрсәттеләр. Ел йомгаклары буенча команда зачетында икенче ел рәттән Мамадыш районы алда бара. Икенче урында – Кукмара, өчекче урында – Балтач районы», – дип хәбәр иттефедерациянең башкарма директоры.

Республикада “Көрәш”не үстерү темасы буенча аерым сөйләшү булды. «Спортның бу төре белән кызыксынуны артыру өчен булачак көрәшчеләрне мәктәп яшеннән үк әзерли башларга кирәк, – диде Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрының беренче урынбасары ХәлилШәйхетдинов. – Бәлки, аны мәктәп программасына аерым фән итеп кертергә кирәктер, шулай ук, элеккеге көрәшчеләрне тренерлар буларак җәлеп итеп, секцияләр оештырырга кирәктер».

Утырыш барышында шулай ук күнекмәләр өчен рекомендацияләр әзерләү, 2017 елга чаралар планы, герой-шагыйрь Муса Җәлил ис. призга ачык ярышларга әзерләнү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International