Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында 2017 елгы язгы кыр эшләренә кредит акчаларын җәлеп итү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә, 18 гыйнварда, Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең финанс-икътисад бүлекләре башлыклары, республика агросәнәгать комплексы предприятиеләренең баш бухгалтерлары катнашында семинар-киңәшмә узды. Анда 2017 елгы язгы кыр эшләренә кредит акчаларын җәлеп итү мәсьәләләре каралды.

Семинар барышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының икътисадыйанализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Марат Низаметдинов чыгыш ясады. Ул АПК предприятиеләренең узган елгы эшчәнлегенә йомгаклар һәм 2017 елга бурычлар турында сөйләде.

Шулай ук «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы вәкилләре чыгыш ясадылар, алар семинарда катнашучыларны кредит бирү программалары һәм шартлары белән таныштырдылар һәм сорауларга җаваплар бирделәр.

Мондый семинарлар тагын Чаллыда һәм Казанда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International