«Урал» АХҖКында авыл хуҗалыгы техникасын 2017 елгы чәчү кампаниясенә әзерләү эшләре дәвам итә. “Бүгенге көндә хуҗалык механизаторлары тракторлар һәм чәчкечләр ремонтлыйлар. Туфрак эшкәртү техникасын ремонтлау өчен АХҖКында ике бригада эшли, машина паркының 65%ы ремонтланды. Механик Мәлик Шакирҗанов җитәкләгән бригада турында әйтәсем килә, – дип сөйли башлады Мәгъфүр Гаязов. – Ул тәҗрибәле, җаваплы белгеч, кирәк булса, һәрвакыт булышырга әзер».
«Урал» АХҖКының машина паркында 70 трактор, 9 ашлык җыю һәм 3 азык җыю комбайны, 30 йөк автомобиле бар.
Хуҗалык механизаторлары һәм белгечләре алдына куелган бурыч – туфрак эшкәртү машиналарын һәм тракторларны, чәчү агрегатларын 2017 елның 1 апреленә әзерләп бетерергә, дип билгеләп үтте хуҗалыкның баш инженеры.