Татарстан хуҗалыкларында техниканы 2017 елгы чәчү кампаниясенә әзерлиләр

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында 2017 елгы язгы чәчү эшләрендә 11 мең трактор, шул исәптән 1,5 мең энергия куәте көчле агрегат, 616 чәчүкомплексы, 6,3 мең чәчкеч, 5,3 мең культиватор, 1 меңнән артык күпфункцияле туфрак эшкәртү агрегаты эшләячәк. Болар барысы бергә чәчү кампаниясен билгеләнгән агротехник срокларда тәмамларга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстанда ремонт эшләрен башкару өчен 700гә якын ремонт остаханәсе, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм көйләү өчен 750дән артык пункт бар, аларда 900ләп ремонтчылар звеносы, 3000ләп квалификацияле механизаторлар һәм слесарьлар хезмәт күрсәтә.

2017 елның 10 гыйнварына республикада 5346 трактор (63%), 3797 чәчкеч (69%), 185 чәчү комплексы(52%), 3535 культиватор (73%) ремонтланган.

Узган елның октябрендә һәм ноябрендә республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан дилер компанияләренең сервис хезмәтләре белән берлектә авыл хуҗалыгы техникасына деффектовка уздырыла, запас частьләр алырга заявкалар бирелә. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге белгечләре запас частьләр кайтаруны һәм техниканы вакытында төзекләндерүне даими тикшереп торалар.

Бу елның 10 гыйнварына республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 622 млн. сумлык запас частьләр сатып алынган.

Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм 2017 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү өчен 3 млрд. сум акча кирәк булачак, шул исәптән 1,6 млрд. сум – техниканы 2017 елгы чәчүгә әзерләү өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International