Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районыннан КФХ башлыгы татар-башкорт токымыннан булган атлар үрчетү белән шөгыльләнә

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Татар Әхмәте авылыннан КФХ башлыгы Фәнис Бакиров татар-башкорт токымыннан булган атлар үрчетү белән шөгыльләнә. «Бу атлар кышкы салкыннарга аеруча чыдам, – дип сөйли Фәнис.– Без аларны иртә яздан басуга чыгарабыз, кыш кергәч кенә яңадан урыннарына кайтарабыз. Алар тау итәкләрендә дә, урманда да үзләренә азык таба алалар. Алар өчен хәтта бүре дә куркыныч түгел – урманда очраган теләсә нинди ерткыч җанварга каршы торырга сәләтлеләр».

Бүгенге көндә хуҗалыкта 200ләп шундый ат бар. Аларны Фәргать Бакиров һәм абыйлы-энеле Әмир һәмДамир Нуруллиннар карый.

Фәнис Бакиров сүзләренә караганда, фермада ел саен 100-120 тай туа. Крестьян-фермер хуҗалыгында шулай ук эре мөгезле терлекләр дә бар. Ат итен һәм сыер итен фермер  “Казан” агросәнәгать паркында сата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International