Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында һәркөнне 65 тоннага якын сөт җитештерелә. Тулаем сөт җитештерү күләменә зур өлеш кертүче хуҗалыклар арасында – «Сәйдәшев ис. АХП» ҖЧҖ, «Чаллы-Яшелчәләр» ҖЧҖ, «Гигант» ҖЧҖ һәм башкалар бар.
«Чаллы-Яшелчәләр» ҖЧҖендә 1530 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән – 600 баш савым сыеыр. Монда бер сыердан тәүлек әйләнәсендәге уртача савым 17,5 кг тәшкил итә, көнгә 10,5 тонна сөт савыла.
Хуҗалыкта һәр сыерга тәүлеккә 18,7 кг азык бирелә, терлекләр рационында печән, сенаж, кукуруз силосы, арпа һәм борчак оны, майлы культуралар сыгынтысы, чөгендер түбе бар. «Зоотехника таләпләрен үтәгән килеш эшне дөрес оештырганда, кышын да күп сөт алып була. Алга таба күрсәткечләрне тагын да арттыруны планлаштырабыз», – дип сөйләде «Чаллы-Яшелчәләр» ҖЧҖенең баш зоотехнигы Наил Нуретдинов.