Татарстан Республикасы Арча муниципаль районыннан КФХ башлыгы сыерлар санын 150 башка җиткерергә уйлый

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Казанбаш авылыннан Марсель Хәлилов крестьян-фермер хуҗалыгы сөт продукциясе җитештерә. Каймак, эремчек, катык җитештерү цехы узган ел эшли башлаган.  

«Әзер продукцияне Арчада үз кибетемдә сатам, – дип сөйләде  Марсель Хәлилов. – Алып килгән продукция төшкә кадәр үк сатылып бетә».

2015 елда  Марсель Хәлилов «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча   грант ота. Хәзерге вакытта аның хуҗалыгында 100 баш сыер бар, көненә бер сыердан уртача  15 кг сөт савалар.  «Сөт  бизнесын алып бару җиңел түгел, әмма табышлы,  – ди  КФХ башлыгы. – Быел савым сыерларын 150 башка кадәр җиткерергә уйлыйбыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International