Татарстанда тәүлек әйләнәсендә 3081,1 тонна сөт савылган

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Татарстанда 2017 елның 12 гыйнварында 3081,1 тонна сөт савылган (узган елның шушы чорына карата 103%). Узган тәүлектә барлыгы 3493,2 тонна сөт сатылган, шу исәптән авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан – 2947,7 тонна (104%). Бер сыердан тәүлеккә уртача савым 13,2 кг тәшкил итә.

Лидер-районнар арасында: Кукмара районы  (119%), Балтач -  (108%), Әтнә -  (118%), Саба -  (106%), Мамадыш - (105%), Актаныш - (104%) һәм Зәй районы (118%).

Республика буенча сөт җитештерү буенча иң түбән рейтингта Минзәлә районы (98%), Менделеевск - (98%), Мөслим - (91%), Чирмешән -  (90%), Кама Тамагы -  (73%) һәм Әлмәт районы  (75%).

Инвестиция компанияләрендә 12 гыйнварда 1575,6 тонна сөт җитештерелгән  (102%) яисә республика күләменнән 51%. Бу предприятиеләрдә республика савым сыерларының 55%ы исәпләнә, тәүлеккә бер сыердан уртача 12,1 кг сөт савыла. Түбәндәгеләрдә сөт җитештерү кимегән: Балык Бистәсе районының “Бариев” КФХында  (– 1,1 т), Питрәч районы «Соя Кулаево» ҖЧҖендә  (– 1 т), Питрәч районының«Газовик» ҖЧҖендә (– 0,3 т), Чистай районының «Транс Агро» ҖЧҖендә  (– 2,5 т), Теләче районының “Теләче-Агро” ҖЧҖендә  (– 2,6 т) һәм Арча районының «Арча» ҖЧҖендә  (– 7,9 т).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International