Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында “Аренда торагы базарын үстерү” ярдәмче программасы буенча йортлар төзиләр

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында “Аренда торагы базарын үстерү” ярдәмче программасы нигезендә АПК белгечләре өчен йортлар төзиләр. Йортлар Ике Басу Арташ, Сатыш, Килдебәк авылларында һәм Урман Хуҗалыгы (Лесхоз) поселогында төзеләчәк. Төзү эшләрен «МДД – Недвижимость» ҖЧҖенең подряд оешмасы башкарачак.

«Гомумән алганда, быел районда 40 шундый йорт төзү планлаштырыла», – дип сөйләде район башкарма комитетының инфраструктураны үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Эльмир Рамазанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International