Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында терлек сую цехы төзиләр

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Лашман авылында терлек сую цехы сафка басачак. Аны “Чирмешән” АХҖК рәисе Альфрит Хәйрисламов 2016 елда «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча откан грант акчасына төзи.

«Грант алу өчен күп тырышырга туры килде. Документларны һәм бизнес-планны Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе белгечләре әзерләргә булышты», – дип сөйләде Альфрит Хәйрисламов.

Объектны файдалануга кертү бу елның маена планлаштырыла. Цехның куәте тәүләк әйләнәсендә 15 баш эре мөгезле терлек суярга мөмкинлек бирәчәк. Алга таба монда казылык эшләнмәләре әзерләү өчен җиһазлар куелыр дип ниятләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International