Кичә, 11 гыйнварда, Игенчеләр сараенда республиканың район һәм шәһәр дәүләт ветеринария берләшмәләренең узган елның декабрь аендагы эшләренә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды. Анда эпизоотиягә каршы чаралар башкару, ветеринария берләшмәләрен махсус препаратлар белән тәэмин итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
2017 ел Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан Эре мөгезле терлекләрдәге лейкозга каршы көрәш елы дип игълан ителде. Республика ветеринария табиблары алдында шулай ук башка мөһим бурычлар да тора, шулар арасында: терлекләрнең баш санын саклап калу һәм ишәйтү, авыл хуҗалыгы хайваннарын сөт бизе авыруларыннан, тояк-очлык һәм үрчем органнары авыруларыннан дәвалау проблемалары да бар.