Татарстанда операцион эшчәнлекне туктаткан банклар клиентларына – эшкуарларга ярдәм итү программасы гамәлгә ашырыла

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстанда операцион эшчәнлекне туктаткан банклар клиентларына – эшкуарларга ярдәм итү өчен «Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» коммерциячел булмаган оешмага (НО) микрозаймнар рәвешендә 1 млрд. сум акча җибәрелде.

Микрозаймнар операцион эшчәнлекне туктаткан банк клиентына – эшкуарга элек төзелгән граждан-хокук шартнамәләре буенча түләүләргә, хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүгә, салымнар һәм башка мәҗбүри түләүләргә, предприятиенең түләү сәләтен һәм эшчәнлеген торгызу өчен әйләнештәге акчаларны тулыландыруга беренче 12 ай эчендә төп бурычын кичектерү мөмкинлеге белән 3 елга бирелә.Микрозаймның процент ставкасы махсус программа буенча елга 5% тәшкил итә.

Микрозайм 300 000 сумга кадәр булганда, бизнес милекчесенең җаваплылыкны үз өстенә алуы гына (поручительлеге) таләп ителә, 300 000 сумнан 600 000 сумга кадәр булганда – «Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» коммерциячел булмаган оешмасының (НОның) микрозайм суммасыннан 50% күләмендә үз өстенә алуын (поручительлеген) җәлеп итәргә мөмкин. Микрозайм 600 000 сумнан артыграк булганда – бизнес милекчеләренең поручительлеге, күчемле яисә күчемсез мөлкәтне залогка салу таләп ителә. Залог тәэмин ителеше җитәрлек булмаган очракта, «Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» НОның микрозайм суммасыннан 50% күләмендә поручительлегеннән файдаланырга мөмкин.

«Тотрыклылык» («Стабильность») махсус программасы буенча микрозайм алу өчен кирәкле документлар исемлеге белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының (http://mert.tatarstan.ru) сайтында һәм «Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» НОның (http://fpprt.ru) сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International