Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Иске Алпар авылыннан Рәсимә һәм Рәис Мәхмүтовлар үзләренең шәхси хуҗалыгында 11 сыер тоталар.
«Башта безнең бер сыерыбыз бар иде, аннары аларның саны өчкә җитте. Тора-бара тагын таналар сатып алдык. Шулай сыерлар саны арта торды», – дип сөйләде Рәис.
Узган ел алар яңа терлекчелек бинасы төзегәннәр, анда сөтүткәргеч урнаштырганнар, эшне җиңеләйтү өчен башка уңайлыклар керткәннәр. Бу көннәрдә сыерларның бозаулаганын көтәләр.
«Сыерларны аппарат белән савабыз, – ди РәисМәхмүтов. – Сөтне “Молпром” сөт җыючылары килеп ала. Җәйгә сөт күләме артыр дип өметләнәбез».