Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдынгыларын бүләкләделәр

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Узган атна ахырында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында 2016 ел нәтиҗәләре буенча тарлекчелек тармагы алдынгыларын бүләкләү чарасы узды. Машина белән сыер саву осталарын, терлекчеләрне һәм эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру технологларын Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов котладылар.

Альберт Шәрипов сүзләренә караганда, 2016 елда бүләкләнүчеләр саны буенча “Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖ откан – 102 кеше сертификатлар алган. “Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖ хезмәтчәннәре – 100, “Нөркәй” агрофирмасы” ҖЧҖ 92 сертификат алган.

Декабрь йомгаклары буенча алдынгылыкны “Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖ саклап кала алды. Машина белән сыер саву операторлары арасында – Лилия Хәсәншина, Радик Ханнанов һәм Ринат Гарифуллин, бозау караучылардан – Рәзилә Гибадуллина һәм Эльмира Нигъмәтуллина иң яхшылар булып танылды. Илһам Кәлимуллин, Данис Хафизов һәм Илнур Ризатдинов та иң яхшылар рәтендә.

Шулай ук сөт тикшерүче лаборантлар арасыннан да иң яхшылары билгеләнде. Акчалата премияләргә “Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Гөлнара Хисамиева, “Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Әлфия Гайнетдинова һәм “Нөркәй” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Люция Нуриәхмәтова ия булдылар.

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин авыл хезмәтчәннәренә уңышлар һәм тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International