Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының «Нива» ҖЧҖендә көн саен 10 тоннага якын сөт савыла

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының «Нива» ҖЧҖендә көн саен 10 тоннага якын сөт савыла. Монда 1,4 мең баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 500 баш савым сыеры исәпләнә.

Хуҗалыкта терлекләрне ашату һәм карау технологиясе катгый үтәлә, ә аларның рационы югары аксымлы һәм туклыклы азыкка бай. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, болар барысы бергә савым сыерларының продуктивлылыгын арттыра һәм нәтиҗәдә тәүлек әйләнәсендә сөт күләме 350-400 килограммга кадәр арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International