Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Хузангай» ҖЧҖендә ел башыннан 44 бозау туган. Хуҗалыкта барысы 3,5 меңнән артык эре мөгезле терлек исәпләгнә.
Яңа ел каникуллары вакытында хуҗалыкта эш тукталып тормый – терлекчеләр дә, җитештерү цехларыхезмәткәрләре дә ялсыз диярлек эшләделәр. 2017 елның беренче көннәрендә 33 тоннадан артык сөт савылды, 24 тоннадан артык чистартылмаган көнбагыш мае, 12 тонна он, 4 тоннга якын төрле ярма җитештерелде.