Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ватан» АФ» ҖЧҖендә бар куәткә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлыйлар

2017 елның 5 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ватан» АФ» ҖЧҖендә узган елның октябрь аенда ук авыл хуҗалыгы техникасын һәм башка агрегатларны ремонтлауга керешкәннәр.

«Хуҗалыкта 34 трактор, 18 автомашина бар. Бүгенге көндә 14 техника фермалардан тирес чыгару, терлекләргә азык өләшү, юллар чистарту белән шөгыльләнә, – дип сөйләде баш инженер Рамил Гыйльмуллин. – Бездә комбайнда да, тракторда да уңышлы эшли торган тәҗрибәле механизаторлар бар. Хәзер алар техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү белән мәшгуль».

«Ватан” агрофирмасы” ҖЧҖендә техниканы ремонтлау белән 3 бригада шөгыльләнә. Хуҗалык остаханәләрендә нәтиҗәле эшләү өчен бөтен шартлар тудырылган, кирәкле җайланмалар да җитәрлек. Монда чәчү комплексы, чәчкечләр, культиваторлар һәм сабан агрегатлары ремонтланып беткән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International