Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының “Чынлы” ҖЧҖендә эре мөгезле терлекләрне тукландыру технологиясенә зур игътибар бирелә. Хуҗалыкта катнаш азык җитештерү цехы эшли, ә терлекләрнең азык рационына яссылатылган бөртекле ашлык һәм витаминлы өстәлмәләр кушалар. “Чынлы” ҖЧҖ җитәкчесе Барис Гафуров сүзләренә караганда, мондый өстәлмәләр продукциянең майлылыгын шактый арттыра.
Бүгенге көндә хуҗалыкта 2520 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 750 баш савым сыеры бар. Көнгә 18,8 тоннга якын сөт савыла. Монда бер сыердан тәлеккә уртача 25 кг сөт алалар.
Хуҗалыкта җәйдән терлекләр өчен азыкны ике елга җитәрлек итеп әзерләп калдырганннар.