Татарстан Республикасы Арча муниципаль районыннан КФХ башлыгы савым сыерларын арттырырга уйлый

2017 елның 6 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Ашабаш авылыннан КФХ башлыгы Илдус Кәримов ит юнәлешендәге терлекчелек эше белән шөгыльләнә. Ике ел элек Илдус Кәримов авыл читендә бина сатып ала һәм шунда ферма төзеп куя. Бүген аның хуҗалыгында 15 баш эре мөгезле терлек бар.

«Сыерлар да тотабыз, – ди КФХ башлыгы. – Аларны хатыным Наилә карый. Казанга барып, сөт, каймак, эремчек сатабыз. Үзебезнең сатып алучыларыбыз бар, продукцияне яхшы бәядән сатабыз. Киләчәктә савым сыерларын арттырырга уйлыйбыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International