Н.Е. Токарликов ис. АҖ 2016 елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлады

2017 елның 6 гыйнвары, җомга

Н.Е. Токарликов ис. АҖ – Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында алдынгы хуҗалыкларның берсе. 2016 елда предприятиенең җитештерү күрсәткечләре тагын да артты. Мәс., хуҗалыкта 702 тонна эре мөгезле терлек ите җитештерелгән, бу күрсәткеч 2015 елга елга караганда 68 тоннага күбрәк (+10,7%), 3488 тонна (+14,5%) сөт җитештерелгән.

«Мондый югары күрсәткечләргә яңа технологияләр куллану нәтиҗәсендә ирешелде. Коллективның дус, тату эшләве дә бик мөһим. 2016 елда терлекләргә азык өләшә һәм азык ваклый торган җайланмалар сатып алдык», – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Наил Лотфуллин.

Быел монда 1000 башка исәпләнгән сөтчелек комплексын төзүгә керешәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International