«Кукмараагрохимсервис» ААҖ «Татагрохим» ААҖенең ярдәмче хуҗалыклары арасында иң эреләреннән һәм терлекчелек продукциясен тотрыклы җитештерүчеләрнең берсе булып санала. Бүгенге көндә хуҗалыкта 1092 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 420 баш – савым сыеры. Монда һәркөнне 5,2 тоннадан артык сөт савып алалар. Сыерларны карауга аерым игътибар бирелә. Алар төркемнәргә бүленгән һәм аларның һәркайсы өчен аерым күпкомпонентлы азык рационы төзелә.
«Кукмараагрохимсервис» ААҖ белгечләре сүзләренә караганда, монда терлекләрне арттыру белән дә актив шөгыльләнәләр. Хуҗалыкта Европа технологиясе буенча сыерларны 100% ясалма орлыкландыру җайга салынган.