Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районыннан КФХ бшлыгы сарык фермасы төзи

2017 елның 3 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Манзарас авылыннан КФХ башлыгы Марсель Баһаманов 100 башка исәпләнгән сарык фермасы төзи. «Ферма төзелеп бетте диярлек, вак-төяк эшләр генә калды», – дип сөйләде авыл эшкуары.

Бүгенге көндә хуҗалыкта 120 баш сарык бар. Терлекләргә азыкны үзләре әзерли, кирәк булса, өстәмә рәвештә сатып алалар.

Марсель Баһаманов киләчәктә сарыклар санын тагын да арттырырга уйлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International