Кадерле дуслар!
Барыгызны да якынлашып килүче 2017 ел белән чын күңелдән котлыйм!
Узып баручы елны Россия агросәнәгать комплексында чын мәгънәсендә зур казанышлар һәм җиңүләр елы дип атарга мөмкин.
Безнең горурланырлык нәрсәләребез күп, димәк, без киләчәккә зур өметләр баглый алабыз һәм үзебезгә яңа бурычлар куя алабыз.
Россия аграрийлары үзләренең көндәлек эшләре белән авыл хуҗалыгының илебезне тулысынча азык-төлек продуктлары белән тәэмин итәргә сәләтле булуын раслыйлар.
2016 елда Россия җыелган бөртекле ашлык күләме буенча иң куәтле ил стасусын үзенә кайтарды, ул бодай экспортлау буенча дөньякүләм лидер булды. Илебез быел Россиянең яңа тарихында рекорд күләмендә 119 млн. тонна ашлык җыйды, аның экспорт куәте 40 млн. тоннага кадәр артты. 2016 елда бодай һәм кукуруз уңышы рекорд дәрәҗәсенә күтәрелде. Яшелчә, җиләк-җимеш, шикәр чөгендере, майлы культуралар, көнбагыш һәм соя уңышы да мактанырлык.
Терлекчелек һәм балык продукциясе җитештерүдә дә уңай динамика саклана. Яңа перспектив юнәлеш – аквакультура актив үсеш алды. Бу – киләчәккә безнең үсеш ноктасы. Бу өлкәдә Россиянең байлыгы зур һәм дөньякүләм аквакультура базарында лаеклы урын алыр өчен үзебезнең су ресурсларыннан нәтиҗәле файдалана белергә генә кирәк.
Азык-төлекне чит илләрдән кертүне чикләү безнең аграрийлар өчен шактый мөмкинлекләргә юл ачты. Россия авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, бу бушлыкны тизрәк тутырырга тырышып, бүген күп юнәлешләр буенча эчке базар ихтыяҗын тәэмин итәләр һәм, Россия авыл хуҗалыгы продукциясен эеспротлауны көчәйтеп, чит ил базарларын ачалар. Бүген илебезнең күп төбәкләрендә яңа бакчаларга нигез салынды, виноград бакчалары үсеш алды, теплица һәм терлекчелек комплеслары төзелә һәм реконструкцияләнә.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һәм эшкәртү сәснәгате хезмәткәрләренең эш нәтиҗәсе халкыбыз тарафыннан югары бәяләнде. Россия Президенты Владимир Путин агросәнәгать комплексын илне туендыручы тармак дип атады һәм без киләчәктә дә бу югары бәяне аклау өчен бөтен көчебезне куярбыз. Алда зур эшләр һәм амбициоз планнар тора.
Безнең алда тора торган төп бурычлар – тармакка дәүләт ярдәме күрсәтү чараларының нәтиҗәлелеген арттыру, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен һәм фермерларны уңайлы кредитлар белән тәэмин итү, авыл территорияләрен үстерү һәм авылда тормыш дәрәҗәсен күтәрү, файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү, мелиорацияне, селекцияне һәм генетиканы үстерү, фермерлар эшчәнлеген техник яктан яңарту, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү, шулай ук сыйфатлы азык-төлек продукциясе җитештерү күләмнәрен һәм авыл хуҗалыгы чималын тирәнтен эшкәртү күләмнәрен арттыру.
Үз тормышын аграр тармак һәм балыкчылык хуҗалыгы белән бәйләгән һәм Ватан иминлеге өчен фидакарьхезмәт иткән һәр кешегә дә олы рәхмәтемне белдерәм. Кыенлыкларга бирешмичә, туган җирегезне яратып, сез һәрвакыт үз эшегезгә тугрылыклы булып каласыз.
Яңа 2017 елда сезгә һәммәгезгә дә нык исәнлек, эшләрегездә яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне, үзегезнең тырышлыкның нәтиҗәсенә сөенеп, һәр туган таңга шатланып-куанып яшәвегезне телим! Йортларыгызда иминлек, бәрәкәт, муллык булсын!