Россельхозбанкның Татарстан филиалы 2016 елга якынча йомгаклар ясады

2016 елның 30 декабре, җомга

2016 елның 1 декабренә “Россельхозбанк” АҖ Татарстан төбәк филиалының кредит портфеле 22,2 млрд. сум тәшкил итте, шул исәптән юридик затлар портфеле – 12,7 млрд. сум чамасы, физик затларныкы – 9,5 млрд. сум.

Филиал гадәттәгечә сезонлы эшләрне кредитлауга зур игътибар бирә, 2016 елның 11 аенда бу юнәлешне финанслауга 6,7 млрд. сум кредит бирелгән, бу күрсәткеч узган елның тиешле чорына караганда 1,5 мәртәбә күбрәк.

Төбәктә кече бизнеска ярдәм күрсәтү филиалның мөһим юнәлешләреннән берсе. Шул исәптән крестьян-фермер хуҗалыкларына «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы 838 млн. сум кредит бирде, бу –2015 елның шушы чорына караганда 4 мәртәбә күбрәк. Россельхозбанк республиканың крестьян-фермер хуҗалыкларын кредитлауда лидер булып тора, бу юнәлештә аның өлеше 97% тәшкил итә.

«Россельхозбанк» клиентларның барлык категорияләре – халык, эшкуарлар һәм эре компанияләр өчен банк хезмәтләре күрсәтү буенча уңай шартлар тәкъдим итә. Без төбәктә Банк бизнесын үстерүне һәм республика халкына, предприятиеләренә комплекслы ярдәм күрсәтүне дәвам итәбез», –  дип билгеләп үтте «Россельхозбанк»ның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International