Татарстанның Баулы районында яңа ветеринария пунктлары ачылды

2016 елның 30 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының Покровский Урустамак һәмВаськино  Туйралы авылларында яңа модуль-блок ветеринария пунктлары ачылды. Бүгенге көндә районда участок ветеринария пунктлары төзү буенча республика программасы нигезендә дүрт шундый объект эшли.

Баулы муниципаль районы Рамил Гатиятуллин авыл кешеләрен шушы вакыйга уңаеннан котлады. Ул, авылда шундый объектлар ачу шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләр санын арттыруга ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте.

Модуль пунктларда участок ветеринария табибы кабинеты. Даруханә, ясалма орлыкландыру урыны бар. Аларда эшләү һәм халыкка хезмәт күрсәтү өчен бөтен шартлар булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International