2016 елда «Корса МТСы» ҖЧҖ 18 миллион сумлык югары репродукцияле орлык сатты

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

2016 елда «Корса МТСы» ҖЧҖ 18 миллион сумлык югары репродукцияле орлык сатты.Болар: бодай сортлары – «Казанская юбилейная», «Ульяновская – 100», арпа сортлары – «Орлан», «Раушан», солы сортлары – «Дерби», «Рысак», «Таң» борчагы сорты һәм башкалар. Хуҗалыкта шулай ук «ЗАВ–40», «ЗАВ–20» ашлык чистарту линияләре реконструкцияләнде.

«Хәзер без 2017 ел уңышы турында кайгыртабыз инде. Яңа сорт орлыклар, ашлама сатып алабыз. Бүген саклауда 233 тонна катнаш ашлама, 259 тонна селитра бар. Яңа ел башыннан аммиак суы кайтара башлыйбыз», – дип сөйләде хуҗалыкның баш агрономы Вилдан Дияров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International