Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Төбәк авылында урнашкан “Саба” бүлекчәсендә 360 савым сыеры бар. Монда һәркөнне 6,4 тонна сөт свып алалар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Илшат Нурмиев сүзләренә караганда, хуҗалыкта терлекләрне тукландыру технологиясенә зур игътибар бирелә. «Сыерларның азык рационында 12ләп компонент бар, – дип сөйләде Илшат Нурмиев. – Объектта сөтүткәргеч урнаштырылган, ДеЛаваль сыер саву залы бар һәм хезмәткәрләргә эшне җиңеләйтү өчен башка җайланмалар көйләнгән».