Кичә, 27 декабрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында файдаланылмаган җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Ришат Хәбипов, Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мнистрлыгы, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе, Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе вәкилләре, Татарстан Республикасы районнарының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары рәисләре катнашты.
Утырыш барышында файдаланылмаган җирләргә һәм эшкәртелмәгән туфракка җир күзәтчелеген көчәйтү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
2016 елда Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе 36 мең га файдаланылмаган җир барлыгын ачыклаган, шул исәптән 20 мең га өч ел буе кулланылмаган җирләр. Шундый җирләр Югары Ослан районында – 3770 га, анна кала Биектау районында – 3262 га, Әлмәт районында – 2923 га, Лениногорскрайонында – 2547 га, Зеленодольск районында – 2379 га, Спас районында – 2245 га, Мамадыш районында – 1964 га, Бөгелмә районында – 1910 га, Менделеевск районында – 1842 га һәм Тәтеш районында – 1588 га.
Әгәр бу җирләр авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелгән булса, өстәмә рәвештә 900 мең тонна, ягъни 700 млн. сумлык продукция җитештерелгән булыр иде, дип билгеләп үттеләр чыгыш ясаучылар.
Киңәшмә йомгакларыннан чыгып, файдаланылмаган җирләргә муниципаль районнар тарафыннан контрольне көчәйтү, андый җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертү буенча чаралар планын эшләү зарурлыгы турында карар кабул ителде.