Бүген Игенчеләр саренда «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшьфермерларга ярдәм итү», «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү», «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» федераль ведомство программалары буенча конкурста җиңүчеләргә – грантлар отучыларга сертификатлар тапшыру тантанасы булды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Ришат Хәбипов, Нәҗип Хаҗипов, ТәлгатьТаһирҗанов, Марат Җәббаров, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, КФХ башлыклары һәм башкалар катнашты.
«Сез авылның тормыш рәвешен, яшәешен саклап калырга ярдәм итәсез һәм башкаларга үрнәк күрсәтәсез, – диде Марат Әхмәтов, конкурсларда җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп. – Авыл җирендә бизнес алып бару нык характерлы булуны, үз-үзеңне аямыйча эшләүне һәм зур җаваплылык таләп итә. Программаларда актив катнашуыгыз өчен сезгә һәркайсыгызга рәхмәт белдерәм һәм җиңү белән котлыйм».
Шул ук вакытта министр бу җиңүнең беркөнлек кенә булуын искәртте. «Алга таба ныграк аякка басу тагын да күбрәк көч куярга туры киләчәк. Сезгә мин шуны телим дә. Татарстан өчен сез барыгыз да кирәк. Авылны, авыл кешесенең эшлекле активлыгын саклап калып, без республикабызны саклап калабыз», – дип, ассызыклады Марат Әхмәтов.
Аннары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады. Ул, «Яшь фермер» программасында 45 КФХкатнашырга теләк белдергән иде, шуларның 15е грантлар отты, дип сөйләде. «Гаилә фермалары»программасында катнашуга 25 КФХ гариза биргән, 20се җиңүчеләр дип танылды, «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасында катнашуга 3 КФХ һәм 1 АХКК теләк белдергән.
«Гаилә фермалары» һәм «Яшь фермер» программаларын 5 ел гамәлгә ашыру барышында 700 КФХ грантлар отты, барлык сумма 1,2 миллиард сумнан артып китә», – дип сөйләде Ришат Хәбипов.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, конкурсларда катнашуга заявкалар бирүчеләр арасында эре мөгезле терлекләр үрчетү һәм сөтчелек юнәлешләре бүгенге көндә иң актуаль дип санала.
«Бүгенге көндә республикада 1205 гаилә фермасы бар, шул исәптән 530 технологик фермалар», – дигән мәгълүмат бирде Ришат Хәбипов.
Дәүләт ярдәме аркасында технологик гаилә фермалары Татарстанның һәр районында барлыкка килде. Бу юнәлештә бигрәк тә Кукмара, Мамадыш, Саба, Зәй, Мөслим, Балык Бистәсе, Теләче, Актаныш, Түбән Кама, Арча һәм Биектау районнары актив эшли.
Министр урынбасары чарада катнашучыларга алган грантларны максатчан кулланырга һәм куелган бурычларны тиешенчә үтәрәгә кирәклегенә басым ясап әйтте.
«Барыгызга да эшләрегездә уңышлар һәм грантларның нәтиҗәле булуын телим», – диде чыгышының ахырында Ришат Хәбипов.
Конкурсларда җиңүчеләргә сертификатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды.
Соңыннан министр: «Эш барышында кыенлыклар килеп чыкса, безгә мөрәҗәгать итегез, Министрлык хезмәткәрләре һәрвакыт кирәкле ярдәмне күрсәтерләр», – диде Марат Әхмәтов.
Конкурсларда җиңүчеләр арасыннан да чыгышлар ясаучылар булды. КФХ башлыклары: Яңа Чишмә районыннан – Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева, Лаеш районыннан – Диана Трусенева һәм Питрәч районыннан Дамир Байгильдин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр.
«Конкурсларда җиңүчеләр арасында яшьләр дә, шактый тормыш мәктәбе узган тәҗрибәле фермерлар да бар.Үсәргә һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына берләшергә кирәк. Безнең алда зур бурычлар тора, шул исәптән җитештерелгән продукцияне сатуны оештыру буенча да», – дип әйтте үз чыгышында Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров һәм эшкуарларга уңышлар теләде.