Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгының аеруча продуктив җирләре исемлеге расланды. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 23 декабрендә 3056-р номерлы тиешле күрсәтмәсе кабул ителде.
Исемлеккә фәнни оешмаларның һәм югары уку йортларының тәҗрибә-җитештерү бүлекчәләренең авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләре, кадастр бәясе муниципаль район буенча кадастр хакыннан 50 процентка һәм аннан күбрәккә артыграк булган авыл хуҗалыгы җирләре, ягъни сынаулар үткәрү, селекция казанышларын саклау һәм куллану өчен билгеләнгән җирләр, стационар су сиптерү системалары белән ясалма сугарыла торган авыл хуҗалыгы җирләре һәм ябык киптерү системалары белән ясалма киптерелә торган җирләр кертелде.
Сү белгечләре кисәтүенчә, аеруча кыйммәтле авыл хуҗалыгы җирләрен, федераль законнарда каралган очраклардан тыш, башка максатлар өчен куллану рөхсәт ителми.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 23 декабрендәге 3056-р номерлы күрсәтмәсе белән монда танышырга мөмкин: http://agro.tatarstan.ru/rus/rasporyazhenie-km-rt.htm.