2016 елда Татарстанда сыер абзарларын, яшелчәсаклагычларны, машин-трактор паркларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяларын төзү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Мисал өчен, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы хуҗалыкларында 12 сыер абзарына үз вакытында капиталь ремонт ясалган, моның өчен республика бюджетыннан 14,7 млн. сум финанс ярдәме күрсәтелгән. Шулай ук 3 машина-трактор паркы ремонтланган һәм 7 силос-сенаж траншеясы төзелгән(Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслау – 5,8 млн. сумнан артык).
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда, бу эш Татарстан Республикасының Балтач, Биектау, Кукмара, Саба һәм Әтнә муниципаль районнарында да яхшы оештырылган.