Россельхозбанкның Татарстан филиалы сезонлы авыл хуҗалыгы эшләренә 6,6 миллиард сум акча җибәрде

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

«Россельхозбанк» Аҗнең Татарстан филиалы 2016 ел башыннан республикада сезонлы эшләрне финанслауга 6,6 млрд. сум акча җибәрде, бу узган елның шушы чорына караганда 1,7 мәртәбә күбрәк. Шул исәптән крестьян-фермер хуҗалыкларына банк 837 млн. сум кредит бирде, бу узган ел күрсәткечләреннән 4,3 мәртәбә артык. Республикада крестьян-фермер хуҗалыкларына бирелгән кредитлар 97% тәшкил итә.

Кредит акчалары авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә вакытында чәчүгә һәм урып-җыю эшләренә әзерләнергә, вакытында орлыклар, техника, ягулык-майлау материаллары сатып алырга һәм төп сезонлы бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирде.

«Россельхозбанк төбәкнең агросәнәгать комплексы предприятиеләре өчен кредит ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген арттыру буенча актив эш алып бара. Бүгенге көндә Татарстан филиалы, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә оператив рәвештә заем акчалары биреп, сезонлы эшләрне кредитлауга ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерә», – диде «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудермәтова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International