Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында терлек сую цехы эшли башлады

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Карлы авылында терлек сую цехы эшли башлады. Аны шәхси эшкуар Әхтәм Каймаков төзеткән.

«Эш башлана гына әле, – ди Әхтәм Каймаков. – Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре аттестация үткәрделәр».

Цех 500 кв. м мәйданны били. Монда эш өчен бөтен шартлар бар: тиешле җайланмалар, суыткыч контейнерлар, ветеринар белгече кабинеты, душ һәм башка җитештерү урыннары көйләнгән. Автоматлаштырылган цехта тәүлеккә 10 баш эре мөгезле терлек һәм 8 ат суярга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International